«Әкиятләр каруселе»: уен-викторина (6+)

6 нчы санлы китапханәгә әкият белән очрашырга нәни укучыларыбыз килде. Әкиятләр – ул мавыктыргыч вакыйгалар һәм маҗаралар, ул яхшылыкның явызлыкны җиңүе. Балалар әлеге тылсымлы дөньяга кереп чумды һәм белемнәрдә көч сынашты. Алар «әкият» төшенчәсе һәм аның төрләре белән танышты, әкият персонажлары төп герой булган фильмнар, мультфильмнар һәм  китапларны искә төшерде. «Әкият геройлары», «Табышмакны чиш», «Төрледән-төрле әкиятләр» кебек бәйгеләрдә актив катнашып, әкиятләрне һәм әкият персонажларын таныдылар. Балалар барлык биремнәрне үтәп, әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәтте. 
Дусларына үзләренең яраткан әкиятләрен укырга киңәш иттеләр, яраткан геройлары турында сөйләделәр. Әкияткә сәяхәт тәмам, әмма әкият һәрвакыт безнең белән кала. 

Поделиться: